Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Рафик Нургалиев һәм Нателла Нургалиева «Яңа ел открыткасы» мастер-классын үткәрделәр.
Открытканың формасы мастер-класста катнашучыларда чын соклану һәм уңай эмоцияләр тудырды. Алар зур рәхәтлек белән эшләделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр.
Дәрес ахырында катнашучылар чын күңелдән искиткеч укытучыларга рәхмәт белдерделәр һәм киләсе Яңа ел белән котладылар. Өлкәннәр кунакларга үз куллары белән эшкәртелгән кәгазьдән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.
Чара инвалидлар декадасы кысаларында узды.