Казанда инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә I, II һәм III төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар һәм аларның вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы оештырды.

Чарада юридик бюро, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Зареченск бүлеге, адвокатлар үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе вәкилләре, медицина-социаль экспертиза буенча табиб, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлегенең әйдәүче консультанты, нотариус катнашты.

Теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, консультация һәм бушлай хокукый ярдәм ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International