«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге иҗади кунакларны каршы алды

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы чаралары планы кысаларында концерт узды. Тернәкләнү курсын узучы балалар алдында концерт программасы белән балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Кечкенә артистлар тамашачыларны дәртле биюләре һәм музыка коралларында уйнаулары белән сөендерделәр. Концерт күңелгә үтеп керерлек булды. Ул балаларның да, өлкәннәрнең дә исендә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International