ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2023 ел
җомга

Россиядә инвалидлар декадасы уза, анда волонтерлар да актив катнаша. Алар игелекле йөрәкле кешеләр. Декадада Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 11  нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт программасы белән килделәр.

Зәй районында ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инициативасы белән «Яшьлек» боз сарае базасында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре, волонтерлар һәм хәйриячеләр белән берлектә ведомствоара шәһәр чарасы оештырыла.

«Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тәрбияләнүчеләр белән берлектә Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында концерт программасы белән булдылар. Чара инвалидлар декадасына багышланган иде.


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов. Кунаклар өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар өчен төрле чаралар үткәрү формаларын төрлеләштерергә омтыла.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында «Бүләккә язылу» хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү.

Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен түләүсез юридик ярдәм сәгате үткәрелә.

5 декабрьдә, Волонтер көнендә, Лениногорск районында «Актив озын гомерлелек» проектында катнашучылар «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән бергә түгәрәк өстәл артында уртак очрашу оештырдылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә төрле чаралар планлаштырылган. Шушы көннәрдә чаралар циклы кысаларында иҗат кичәсе узды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара волонтерлар көненә түгәрәк өстәл үткәрделәр. Ул социаль хезмәтләр алучылар арасыннан «көмеш» волонтерлар җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International