«Яңарыш» үзәге белгечләре инвалид баласы булган гаиләдә кунакта булдылар

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районында инвалидлар декадасы кысаларында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре инвалид баланы тәрбияләүче Горчановлар гаиләсенә бардылар.

Үзәк тәрбияләнүчеләре Настя һәм аның әнисе белән аралаштылар, аларга үзәктәге балалар тормышы турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар белән хушлашканда, әти-әниләре аларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Мондый чаралар балаларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International