Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләргә бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Минзәлә беренчел оешмасы иҗат коллективы булды. Алар чын бәйрәм – «Мәхәббәт бүләк ит, яхшылык сакла» концертын үткәрделәр.

Актлар залы сәхнәсендә өлкән буынның таныш һәм яраткан мәхәббәт, дуслык, тугрылык турында җырлары һәм шигырьләре яңгырады.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы җитәкчесе Фидания Шәймәрданова инвалидлар өчен кечкенә бүләкләр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International