Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балалыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге белән берлектә «ПоМожем» социаль проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Шәфкать» үзәге хезмәткәрләре ун ай дәвамында шәһәр халкына кулланышта булган, әмма яхшы хәлдә булган кием һәм аяк киемен халыкның якланмаган катламнары өчен әйберләр җыю өчен урам контейнерларына һәм «Гаилә» үзәгенең социаль складына хәйрия тапшыру мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Шулай ук шәһәр халкы авыр тормыш хәленә эләккән очракта кирәкле әйберләрне бушлай алу мөмкинлеге турында белде.
Грант акчасына шәһәр халкынан әйберләр җыю өчен ике урам контейнеры сатып алынды һәм урнаштырылды. Контейнерлардан әйберләр «Гаилә» үзәгенең социаль складына ташылды. Монда әйберләр волонтерлар тарафыннан эшкәртелде һәм мохтаҗ гражданнарга бирелде.
Проектны гамәлгә ашыру вакытында социаль склад хезмәтләреннән авыр тормыш хәленә эләккән 5 меңнән артык граждан файдаланды.
Түбән Камада социаль склад эше дәвам итәчәк.