«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Тигез мөмкинлекләр спорты» спартакиадасы

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Тигез мөмкинлекләр спорты» девизы астында спартакиада узды.

Чара команда эстафеталары формасында узды. Катнашучылар җитезлек, тизлек, осталык күрсәттеләр. Тәрбияләнүчеләр арасында сәламәт көндәшлек рухы, искиткеч эмоциональ кәеф хөкем сөрде.

Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга, яшьтәшләре белән уңай аралашу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International