Министр Эльмира Зарипова «Үзләрен җиңгәннәр» чарасында катнашучыларны сәламләде

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «Үзләрен җиңгәннәр» дигән чара узды. Аның максаты – җәмгыятьтә тормыш эшчәнлегендә чикләре булганнарга карата җәмгыятьтә уңай һәм дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.

Кунакларга, алар арасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар иде, мөмкинлекләре чикле кешеләр турында фильм күрсәттеләр. Видеоматериал ярдәмендә тамашачылар геройлар һәм аларның иҗаты белән таныштылар.

Бүгенге чара – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чиксез талантларын күрсәтү, татарстанлыларны аларның язмышлары һәм тарихлары белән таныштыру ысулларының берсе. Инвалидлар декадасы көннәрендә бу аеруча актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International