Минзәлә интернат-йорты фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Наталья Елхова һәм учреждениенең өлкән шәфкать туташы Илүзә Нәҗмиева фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Чара «Демография» илкүләм проектында каралган өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашыру максатында оештырылды.

Белем бирү проекты хроник авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзенчәлекләренә, төрле органнар һәм системаларның картаю закончалыкларына, шулай ук картаю процесслары белән идарә итү мөмкинлекләренә багышланган. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе бик тиз үсә. Шуңа күрә һәр белгечкә даими рәвештә үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз эшләрендә тәҗрибә, методлар һәм яңа белемнәр куллану өчен квалификацияләрен даими күтәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International