Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова өлкән буын кешеләрен финанс грамоталылыгына өйрәтү буенча дәрес үткәрде.
«Россия» күргәзмәсендә, «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Россия династияләре» масштаблы конкурс программасы тәмамланды. Конкурс биш тректан торды: «Гаилә талантлары тамашасы», «Ватан белгечләре», «Буыннар бәйләнеше» Белем.Уены», «Гаилә рецептлары», «Бар эшкә дә уңган».
Иртәгә, 24 гыйнварда, Татарстан башкаласында вакансияләр ярминкәләре узачак. Эш эзләүчеләр актуаль вакансияләр турында мәгълүмат, эшкә урнашу өчен юллама, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Килүчеләр өчен барлык хезмәтләр дә бушлай.
25 гыйнварда, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы шулай диде һәм урманга чаңгыда йөрергә китте.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең сигез социаль хезмәт алучысы «Минем дөньям» чарасында катнашты. Ул психик һәм эмоциональ халәтне дәвалау ысулы белән танышуга юнәлдерелгән иде.
19 гыйнвардан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган танып белү чаралары үткәрә башладылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Чарада әти-әниләре белән бергә балалар катнашты.
Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Царская усадьба» ресторанында булдылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатларында оештырылды.
23 гыйнварда «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» форумы кысаларында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының төп сәхнәсендә «Россия йөрәге» гаилә учагы кабызылачак.