22 гыйнварда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында яшьләр белән мәгърифәтчелек эше буенча «Бәйләүче җеп» программасын тормышка ашыру кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган дәрес узды. Чараны Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алена Филаретова үткәрде.
Россиядә Гаилә елына багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче инвалид балаларның ата-аналары Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрына «Өй түрендә кем түрә?» спектакленә чакырылды.
22 гыйнварда Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иҗади дәрес уздырылды. Чара Һава һөҗүменә каршы оборона авиациясе гаскәрләре көненә багышланган иде.
22 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог яшүсмерләр белән «Саклану әлифбасы» дигән тренинг үткәрде. Чараның максаты – ВИЧ / СПИД йоктыру ысуллары һәм чирне профилактикалау чаралары турында белемнәрне ныгыту.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 14–18 яшьлек балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чара Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белән берлектә оештырылды.
Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение белгечләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен почта бүлекчәсенә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды.
Тукай исемендәге ҖЧҖ 78 хезмәткәр алдындагы 969 мең сумлык бурычын түләде.
Янгын куркынычсызлыгы культурасын күтәрү максатыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсе вәкиле Гөлизә Хәсәнова булды. Ул профилактик әңгәмә үткәрде.
Бүләк Россия Кызыл Хачының төбәк бүлеген үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен тапшырылды. Татьяна Гыйбадуллина социаль хезмәткәрләрне һәм гражданнарны беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтә.