Өлкән яшьтәге зәйлеләр өчен «Россия» күргәзмәсе павильоннарының берсе буенча экскурсия үткәрделәр

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнвардан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган танып белү чаралары үткәрә башладылар.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәргә яңа җитештерү комплекслары, республикада эшләп килүче «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, «Химград» технополисы, «Мастер» Кама индустриаль паркы, ИТ-парклар турында сөйләргә ниятли.

Мәсәлән, Россия фәненең өч йөз еллыгына багышланган әңгәмәгә презентация әзерләнде, видеороликлар сайлап алынды. Узган елның ноябрендә ВДНХда ачылган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы да игътибарсыз калмады. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар өчен «Мәгариф. Фән һәм технологияләр унъеллыгы» павильоны буенча виртуаль экскурсия оештырылды.

Мондый эш формасы аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнарга илдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булырга, аларга үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International