«Өмет чаткысы» үзәге тернәкләнүчеләре ресторан эше нечкәлекләре белән таныштылар

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Царская усадьба» ресторанында булдылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатларында оештырылды.

Ресторанга килгәнче, узган ел ярышларда катнашкан үзәк тәрбияләнүчесе Назим Нәкыйпов конкурсның ничек узуы турында сөйләде, үз осталыгын күрсәтте.

Ресторан директоры Ләйсән Яруллина үзәк тәрбияләнүчеләрен ресторан эше белән таныштырды. Официантлар өстәл әзерләү ысулларын, тукымадан, кәгазьдән салфеткалар җыю вариантларын, ризыклар бирү ысулларын күрсәттеләр. Өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә кабатладылар.

Дәрес үз эченә практик өлешне дә алды. Аннан соң яшь кунакларны тәм-томнар белән сыйлыйлар.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар балаларга һөнәрләр белән практикада танышырга мөмкинлек бирә, һөнәри үзбилгеләнү өчен мотивация булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International