Татарстаннан гаилә «Россия династияләре» конкурсы программасы җиңүчеләре арасында

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

«Россия» күргәзмәсендә, «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында «Россия династияләре» масштаблы конкурс программасы тәмамланды. Конкурс биш тректан торды: «Гаилә талантлары тамашасы», «Ватан белгечләре», «Буыннар бәйләнеше» Белем.Уены», «Гаилә рецептлары», «Бар эшкә дә уңган».

«Ватан белгечләре» номинациясендә конкурсантлар үз төбәкләре турында сөйләүдә ярыштылар.

«Гаилә рецептлары» трегының финалистлары ризык әзерләүдә ярыштылар.

«Бар эшкә дә уңган» номинациясендә Яшьләр йортында гаиләләр бер-берсе һәм «Россия» күргәзмә-форумы кунаклары белән үзләренең уникаль осталыкларының серләре белән уртаклаштылар.

«Гаилә талантлары тамашасы» трегының нәтиҗәсе ВДНХ мәдәният йорты сәхнәсендәге концерт булды. Конкурс шартлары буенча катнашучы гаиләләр бергә үз талантларын күрсәтергә тиеш иде: җырларга, биергә, шигырьләр укырга яки оригиналь номер башкарырга.

«Буыннар бәйләнеше» Белем.Уены» турниры барышында конкурста катнашучылар эрудиция күрсәтә алдылар һәм бөтен гаилә белән илебез тарихы һәм мәдәнияте буенча сорауларга җавап таптылар. Гаилә командалары өчен квиз өч турдан торды – ике сайлап алу этабы һәм финал. Биремнәр барлык буын вәкилләрен җәлеп итү өчен сайланды. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны Ленинград өлкәсеннән Юзвик педагоглар династиясе һәм Татарстаннан Гайфуллиннар–Сафиннар автомобиль төзүчеләр династиясе бүлеште.

«Без финалга чыгачагыбызны, ә аннары җиңүчеләр арасында булачагыбызны күз алдына да китерә алмадык. Безгә сорауларның төрлелеге бик ошады: безнең дүрт балабыз бар, һәм мультфильмнарны чишәргә кирәк булганда, кечкенәләр бик ярдәм итте. Без барыбыз да төрле: гаиләдә техниклар да, икътисадчылар да, иҗат хезмәткәрләре дә бар. Ләкин без бер команда кебек уйлыйбыз һәм эшлибез. Мөгаен, тормышта гаилә генә түгел, ә чын династия булуыбыз тәэсир итәдер: барыбыз да данлы КамАЗда эшлибез», – дип сөйләде Гайфуллиннар–Сафиннар.

Фото: «Туганнарыбыз – Яратканнарыбыз» Бөтенроссия форумы медиадирекциясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International