Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы шулай диде һәм урманга чаңгыда йөрергә китте.
Чаңгыда йөрүчеләр салкын һавадан ләззәтләнделәр, табигать матурлыгына сокландылар, күңелле итеп чаңгыда шудылар. Дусларча аралашу вакытында хезмәттәшләр тәэсирләре, студент тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм яңалыклар турында фикер алыштылар. Барысы да зур канәгатьлек алды.
Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм тармак белгечләренең һөнәри януын профилактикалауга юнәлдерелгән иде.