ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми теркәлгән эшсезләр сыйфатында 4 009 кеше исәптә тора, бу ел башына караганда 285 кешегә кимрәк.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында менталь тайпылышлары булган гражданнарны социализацияләү һәм тернәкләндерү эше дәвам итә.

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева «Минем гаиләм» дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты – катнашучыларга гаилә функцияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләү.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә – күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында чуаш милли традицияләре белән танышу буенча чаралар циклы узды.

Иртәгә сәгать уннан уникегә кадәр Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Чара Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча узачак.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова «Нейрогимнастика» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. 

2 февральдә Казанда С. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына багышланган «Буйсынмаганнар. Тугыз йөз көн батырлык» театральләштерелгән тамашасы узачак. Чараны 25 ветеран һәм 400 укучы караячак.

Балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы куркыныч төркеменә кергән балигъ булмаганнар өчен дәресләр циклы үткәрде. Чарада 39 бала катнашты.

23 гыйнварда Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары 3 нче социаль участокта «Яшь уйлап табучылар» дәресен үткәрделәр. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International