Буа интернат-йортында яшәүчеләр өчен финанс грамоталылыгы буенча дәресләр үткәрелә

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Данира Гыйльфанова өлкән буын кешеләрен финанс грамоталылыгына өйрәтү буенча дәрес үткәрде.

Чарада банк хезмәтләреннән ничек куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалану, мошенниклардан ничек саклану турында сөйләделәр. Пенсионерларны күбрәк акча саклау мәсьәләсе кызыксындыра, шуңа күрә кертемнәрне дөрес сайлау мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International