Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тозлы камырдан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Чарада әти-әниләре белән бергә балалар катнашты.
Мастер-класста катнашучылар сувенир ясау өстендә зур рәхәтлек белән эшләделәр. Барысы да башкарылган эштән канәгать калды.
Чараның максаты ата-аналарда балалар белән бергә ял итүне оештыру күнекмәләрен формалаштыру иде.