«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре төсләр терапиясе мөмкинлекләре турында белделәр

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең сигез социаль хезмәт алучысы «Минем дөньям» чарасында катнашты. Ул психик һәм эмоциональ халәтне дәвалау ысулы белән танышуга юнәлдерелгән иде.

Катнашучылар кайбер төсләрнең психофизиологик һәм психологик эффектлары һәм һәр төснең уңай һәм тискәре сыйфатлары булуы турында белделәр. Төрле төстәге слайдларны күрсәтү барышында, үз хисләрен күзәтеп, социаль хезмәтләр алучылар ни өчен аларга билгеле төсләр ошый яки ошамый икәнен аңладылар. Аннары буяулар, карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә алар үз кәефләрен сурәтләделәр. Барысы да төсләр терапиясе нәтиҗәләреннән канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International