ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтачта «Дулкын» бассейнында «Наз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар «Әти белән вакыт» дигән чара үткәрделәр. Чарага дүрт һәм аннан да күбрәк балалы әтиләр һәм үз балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылган иде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе элементлары белән пластилинография буенча мастер-класс үткәрелде. Көзге тема сайладылар – гөмбә сурәтләргә булдылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Төп закон – һәркем өчен дә бер» хокукый сәгате уздырылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм башлангыч хокукый белемнәрен гомумиләштерү.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтиләр көненә багышланган чараны «Хатирәләр минуты» дип атадылар. Сүзне әтисе турында хикәя әзерләгән 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бирделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотосурәтләрен, хезмәттәшләреннән аның турында хатирәләрен кадерләп саклый.

Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Әтиләр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты узды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында «Әти, синең белән сөйләшик» дигән концерт программасы белән район-шәһәр мәдәният сараеның профессиональ артистлары чыгыш ясады.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар фотосессиядә беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы фотога төшү өчен җылы көзге төсләр сайладылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы узды. Чарада катнашучылар, алар арасында ТР Иҗтимагый палатасы, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, проект экспертлары, ведомство вәкилләре, 2025 елга максатлар турында фикер алыштылар, алар киләчәктә ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак.

Россиядә Әтиләр көне, әле яшь бәйрәм булуына карамастан, Татарстан гаиләләренең яраткан һәм әһәмиятле бәйрәменә әверелде. Бу әтиләргә лаеклы балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү, җәмгыятькә гаилә кыйммәтләренең һәм традицион гаилә моделенең мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек.

18 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Россия эрбет агачлары» бөтенроссия проекты кысаларында экологик акция үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International