Буа интернат-йорты карамагындагылар өчен көзге фотосессия оештырдылар

2024 елның 18 октябре, җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар фотосессиядә беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы фотога төшү өчен җылы көзге төсләр сайладылар.

Учреждение хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен көзге урман фонында фотосессия оештырдылар. Ачык төсле пейзажлар оригиналь һәм матур сурәтләр ясарга мөмкинлек бирә.

«Мондый фотосессияләрнең матурлыгы һәм файдасы тагын шунда ки, бездә, пенсионерларда, үзебезгә башка күзләр белән карау, үзеңне кадрда модельләр ролендә күрү мөмкинлеге барлыкка килә», – дип үз тәэсирләре белән уртаклаша интернат-йортта яшәүчеләрнең берсе Валентина Князева.

Көзге урман фонында төшерелгән фотосурәтләр учреждение фотозонасының бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International