Министр Эльмира Зарипованың Әтиләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2024 елның 18 октябре, җомга

Министр Эльмира Зарипованың Әтиләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Россиядә Әтиләр көне, әле яшь бәйрәм булуына карамастан, Татарстан гаиләләренең яраткан һәм әһәмиятле бәйрәменә әверелде. Бу әтиләргә лаеклы балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү, җәмгыятькә гаилә кыйммәтләренең һәм традицион гаилә моделенең мөһимлеген искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Балалы гаиләләр, балачак, аналык һәм аталыкка булышу дәүләтнең аерым игътибары астында. Ә 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Социаль ярдәм чаралары, күпсанлы программалар һәм проектлар, төрле социаль әһәмиятле чаралар, конкурслар һәм акцияләр – болар барысы да тулы гаилә моделен пропагандалауга, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен таратуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге чараларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә конкурслар, фестивальләр, очрашулар һәм эшлекле чаралар уздырыла, Татарстан гаиләләренең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Болар барысы да бала-әти мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итә, аңлы ата булуны һәм күпбалалылыкны популярлаштыра.

Бүген аталар чын патриотлар тәрбияләүдә аерым роль уйныйлар. Махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлылар балаларга батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтәләр.

Кадерле татарстанлылар! Сезне Әтиләр көне белән котлыйм. Һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, бәхет һәм бала шатлыгы телим.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International