18 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзәк хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Россия эрбет агачлары» бөтенроссия проекты кысаларында экологик акция үткәрделәр. Чара барышында үзәк территориясендә эрбет үсентеләре утыртылды.
Әлеге проектның төп бурычы – әйләнә-тирә мохитне саклау, үсеп килүче буында һәм өлкәннәрдә үз төбәкнең, Россиянең экологиясенә аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.