Иҗат белән шөгыльләнү өлкән яшьтәге кешеләрнең аралашу сәләтен үстерергә ярдәм итә

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе элементлары белән пластилинография буенча мастер-класс үткәрелде. Көзге тема сайладылар – гөмбә сурәтләргә булдылар.

Беренче эш итеп, хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар катыргы нигез алдылар. Аннары пластилин белән эшли башладылар. Күләмле һәм рельефлы сурәт булдыру өчен, эшләпәгә төрле ярмалар салдылар. Карабодай, дөге, тары кулландылар.

«Шунысы куандыра, социаль хезмәтләр алучыларның барысы да якты төсләр сайладылар. Аларның психоэмоциональ халәтен шундый басымсыз диагностикалау тернәкләнүнең дөрес юнәлештә баруын күрсәтә. Пластилин һәм ярмалар белән эшләү кулларының вак моторикасын үстерергә ярдәм итә, фантазияне стимуллаштыра», – ди хезмәт буенча инструктор.

Параллель рәвештә интернат-йортта яшәүчеләр гөмбә атамаларын искә төшерделәр, үз вакытында үзләре «тыныч ау» белән мавыгулары турында сөйләделәр. Болар барысы да аларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү өчен бик мөһим.

Традиция буенча барлык кул эшләре даими эшләүче иҗади күргәзмәдә лаеклы урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International