Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге шәһәрнең медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтә. Октябрьдә үзәк белгечләре ведомствоара эш кысаларында Казанның алты балалар поликлиникасында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
Экстремизмны профилактикалау буенча эш кысаларында 13 нче социаль участокта «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече Анастасия Чубарова «Нәрсә ул вандализм?» чарасы уздырылды. Ул «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсына керә.
«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районы өлкәннәре өчен тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларга лаеклы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла. Мәсәлән, карауга мохтаҗ гражданнар өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып «Сиделка» хезмәте тора.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен мавыктыргыч танып-белү дәресе узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова үткәрде.
Берничә ай дәвамында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре МХО катнашучылар өчен токмач әзерләүдә актив катнаштылар. Алар камыр басып җәйделәр, токмач кистеләр, киптерделәр һәм аны сугышчыларга сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайту теләге белән алгы сызыкка җибәрделәр.
Бүген «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова Лениногорскиның балигъ булмаган балалары белән «Минем өчен һәрвакыт герой – минем иң яхшы әтием» дигән дәрес үткәрде. Чара Россиядә Әтиләр көненә багышланган.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 44 410 вакансия тәкъдим итә.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» яңа милли проекты старт ала. Милли проектка дүрт федераль проект керәчәк – «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе».
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең биш социаль хезмәт алучысы кәгазьдән кабак ясау буенча мастер-класста булдылар. Чара тернәкләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.