Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Төп закон – һәркем өчен дә бер» хокукый сәгате уздырылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм башлангыч хокукый белемнәрен гомумиләштерү.
Чара башында балаларга Россия Федерациясе Конституциясе – югары юридик көчкә ия норматив хокукый акт, дип сөйләделәр. Балалар Ттөп законның структурасы белән таныштылар, дәүләт башлыгының функцияләре һәм вәкаләтләре турында белделәр.
Аннары балаларга үзләрен детектив ролендә күз алдына китерергә һәм хокукый уен уйнарга тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы үтәделәр, күзгә күренми торган кара белән язылган хатны укыдылар, махсус компьютер программасы ярдәмендә фаразланган җинаятьченең фотороботын төзеделәр һәм нәтиҗәдә урланган хәзинәне таптылар.
Чараның мондый форматы интуицияне үстерергә һәм законнарны үтәүче гражданин булуның нәрсә икәнен яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.