Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр әтиләре турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтиләр көненә багышланган чараны «Хатирәләр минуты» дип атадылар. Сүзне әтисе турында хикәя әзерләгән 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бирделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотосурәтләрен, хезмәттәшләреннән аның турында хатирәләрен кадерләп саклый.

Лариса Отставнованың әтисе Иван Филаретович батыр кеше булган. Бөек Ватан сугышы елларында, камалышта калып, ул безнең партизан отрядына үтеп керә ала, аны шунда ук бер батальонның комиссары итеп билгелиләр. 1942 елда хәрби биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен аңа Кызыл Йолдыз ордены бирәләр. Иван Филаретович Смоленск өлкәсе урманнарында шулай ук герой буларак һәлак була. Ул хезмәт иткән отрядка фашистлар һөҗүм итә. Иван Филаретович фронт сызыгын үтеп чыгарга теләгән сугышчан иптәшләрен каплап тора.

Бу хикәяне интернат-йортта яшәүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләре дә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич сүзләренчә, мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларга бик ошый. Алар кичергәннәрен, туганнарының тормышын бик теләп искә алалар. Бу аларны тынычландыра, хәтерне һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International