Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтачта «Дулкын» бассейнында «Наз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар «Әти белән вакыт» дигән чара үткәрделәр. Чарага дүрт һәм аннан да күбрәк балалы әтиләр һәм үз балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылган иде.
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин әтиләрне бәйрәм белән котлады, һәркем белән аралашты, гаиләдә, балаларны тәрбияләүдә әти роленең мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук әти беренче чиратта үз баласы өчен остаз һәм үрнәк булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Бүлек белгече Гүзәл Җиһаншина гипстан ясалган фигураларны бизәү буенча мастер-класс үткәрде.
Барлык балалар һәм әтиләр тренажер залында шөгыльләнә һәм бассейнда йөзә алдылар.
Чәй эчкәндә чарада катнашучылар күңелле тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр белән уртаклаштылар. Һәр балага район башлыгыннан тәм-томнар, чараның иганәчесе – «Аталар союзы» район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Зыятдиновтан бүләкләре таратылды.