Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көзге маҗара» дип аталган кызыклы чара узды. Көзгә багышланган уен балаларны дүрт тематик кабинет буйлап мавыктыргыч сәяхәттә берләштерде, аларның һәрберсендә яңа сынаулар һәм маҗаралар көтте.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Тәтеш балкышы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге сугышчыларга ярдәм итү акцияләрендә катнаша. Социаль хезмәтләр алучылар да читтә калмый. Алар белән алып барыла торган эш үз кулларың белән кирәкле һәм мөһим нәрсәләр эшләүгә, файдалы булуга юнәлдерелгән. Шулай ук бу патриотик тәрбия ысулы да.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында дүртенче, соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Кайбыч, Алексеевск һәм Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортлары хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикалары белән таныштырдылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗат остаханәсендә эшләпә формасында энә савыты ясау буенча мастер-класс узды. Дәрес социаль адаптация буенча белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә үтте.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында интерактив профилактик уен-әңгәмә узды.
Түбәнкамалы Айнур таксист булып эшләгән. Махсус хәрби операциягә ул 2022 елның октябрендә китә. Бүген ул өлкән лейтенант званиесен йөртә.
Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Өстәл әзерләү» темасына дәрес үткәрделәр. Чара «Көнкүреш адаптациясе» технологиясе кысаларында уздырылды.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иннополис шәһәре волонтерлары белән берлектә бәйрәм мастер-классы үткәрделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.