Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Россиядә Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Әтиләр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты узды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында «Әти, синең белән сөйләшик» дигән концерт программасы белән район-шәһәр мәдәният сараеның профессиональ артистлары чыгыш ясады.

«Минем яраткан әтием» исемле танып-белү дәресе Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәрелде. Балалар презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әтиләре, аларның мавыгулары һәм һөнәрләре турында сөйләделәр.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының кышкы бакчасында бәйрәмгә багышланган ял кичәсе узды. Социаль хезмәтләр алучылар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышларының иң якты мизгелләре турында сөйләделәр. Сөйләшүләр арасында алар викториналарда актив катнаштылар һәм җырлар җырладылар. Кызыклы конкурслар дәртле биюләр белән чиратлашып барды.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт бәйгесе оештырылды. Чарага тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарын да чакырдылар. Чарада 10 гаилә катнашты.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Күз алдында әти үрнәге булганда, башка үрнәк кирәкми» дигән тематик чара уздырдылар. Тернәкләнүчеләр бәйрәмнең килеп чыгышы турында белделәр, әтиләренең ял көннәрен ничек үткәрүләре турында сөйләделәр.

Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен уен үткәрелде. Һәр кешенең тормышында әтиләренең роле турында сөйләштеләр, викторинада, уеннарда, мастер-классларда катнаштылар.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында бәйрәм акциясе узды. Балалар әтиләренең рәсемнәре белән килделәр, алар турында сөйләделәр. Шулай ук балалар сертификатлар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International