Россия Федерациясе Салым кодексына өстәмәләрне гамәлгә кертү турында гражданнарга мәгълүмат бирү максатларында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «2024 елда кертемнәр буенча процентларга салым: белергә кирәк булган бар нәрсә» дигән файдалы хәбәр әзерләгән.
Яңа Чишмә районының Шахмай авылыннан Баһаветдиновлар гаиләсе 2010 елда оешкан. Гөлүсә белән Илгиз, югары белем алгач, авылдан беркая да китәргә теләмәгән. Гөлүсә туган авылында экономист булып, Илгиз колхозда эшли башлый. Тиздән ир-ат шәхси эшмәкәр була, хәзер шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә.
Өлкәннәр ункөнлегендә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәктәп һәм лицей укучылары белән берлектә социаль әһәмиятле акцияләр үткәрә. «Картлык шатлыклы» акциясе кысаларында балалар үзәкнең хезмәткәрләре белән берлектә өйләрендә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга бардылар.
Мәхмүтовлар–Мөхәммәтҗановларның гаилә учагы – чын җылылык утравы, анда үзара аңлашу, кайгырту һәм хөрмәт хөкем сөрә. Аларның үрнәге илһамландыра һәм традицион гаилә кыйммәтләренең элеккечә үк исән булуын күрсәтә.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан Республикасы инклюзив спорт үзәге» АКБО белән хезмәттәшлек кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Чикләрсез дуслык» инклюзив спартакиадасы узды. Чарада «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге, «Асылташ» социаль приюты, «Забава» һәм «Зоренька» балалар бакчалары командалары катнашты.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү буенча нәтиҗәле эш алып бара.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар атна саен махсус хәрби операция зонасына сугышчыларга ярдәм җибәрә.
Әлмәт районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «Көзге игелек атнасы» акциясе уза. Анда «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре актив катнаша. Өлкәннәргә ярдәм итү акциясенә Әлмәт һөнәри көллияте укучылары арасыннан волонтерлар да җәлеп ителә.
Өлкәннәр ункөнлегендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова килде. Ул социаль хезмәтләр алучыларга ныклы сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде. Депутат шулай ук чәйгә тортлар алып килгән иде, кием маркировкалау өчен принтер сатып алуга сертификат тапшырды.
Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Игелек визитлары» акциясен оештырдылар. Ул социаль хезмәт алучыларны, шул исәптән күп еллар бергә яшәгән парларны котлауны күздә тота.