ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, җәмгыятьтә яшәү өчен тигез мөмкинлекләр булдыру һәм тәэмин итү – дәүләт социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Татарстан Республикасында, тулаем Россия Федерациясендә кебек үк, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Әтиләр берлеге «Ел әтие 2024» конкурсын оештыра. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Ел әтие», «Актив әти», «Җаваплы әтилек», «Яхшы әтилек» һәм «Ел яклаучысы».

Конкурста катнашу өчен форма тутырырга (https://disk.yandex.ru/i/P_H27eG0lynklQ) һәм аны электрон почта аша SouzOtcovNom@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында 18 октябрьдә узачак.

Татарстанның Ютазы районыннан Евгений һәм Ирина Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнделәр. Бүләкләү турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 070 вакансия тәкъдим итә. 


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Пучы урта мәктәбе укучылары Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар социаль хезмәт алучыларны хәйрия концерты белән сөендерделәр.

3 октябрьдә 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең төбәк рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

«Кадерле ветераныбыз» республика проекты һәм «Туган як» акциясе кысаларында Апас муниципаль районының Табар Черкене мәктәбе волонтерлары Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар өлкәннәргә «Йөрәктән йөрәккә» дигән концерт программасы бүләк иттеләр. Алар шулай ук бүләкләр – открыткалар һәм үз куллары белән чигелгән сөлгеләр белән сөендерделәр.

Бүгенге көндә Балтач районында йөзьеллык чиген узган өч кеше яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе һәм Балтач районы башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары Нина Зариповага, Серафима Михеевага һәм Фекла Халтуринага тапшырылды.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район башлыгы Ранис Камартдинов, депутат Ринат Гайзатуллин һәм Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International