Спас интернат-йортында кашыкларда уйнарга өйрәнәләр

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Тәрбияче Ирина Телицына Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән эшләгәндә эмоциональ халәткә ярдәм итүнең стандарт булмаган һәм нәтиҗәле ысулларын куллана. Шуларның берсе – агач кашыкларда уйнау.

Интернат-йортта яшәүчеләр бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр, борынгы халык уен коралларында уйнауның иң гади ысуллары белән таныштылар. Мастер-класста катнашучылар танылган рус халык җырларын уйнап карадылар, ритм һәм тактны сакларга тырыштылар.

«Уен терапиясе өлкән яшьтәге кешеләргә яшәү көче, яшәү теләге бирә, ә кызыклы һәм актив ял итү тернәкләндерүнең иң гади һәм нәтиҗәле ысулы булып тора», – дип билгелиләр Спас интернат-йорты белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International