Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Буа муниципаль районы Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре белән берлектә «Үзеңә сәламәтлек бүләк ит» спорт түгәрәге алып баралар. Түгәрәк программасына бөтен тән өчен разминка, йога, теннис, тренажерларда күнегүләр, скандинав йөреше, урманга җәяүле экскурсияләр кебек спорт мавыгулары кертелгән.

Кичә ветераннар «Батыр» спорт комплексына бардылар һәм бөтен гәүдә өчен разминка ясадылар. Дәрестә катнашучылар уңай хис-кичерешләр, шатлык алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International