Тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә көннәре уздыруны дәвам итәләр

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә быел беренче ачык гаилә / ата-ана көннәре узды.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү чараның темасы булды. Төрле учреждениеләр белгечләре шәһәр һәм район халкы сорауларына җавап бирделәр. Уңайлы шартлар тудыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне уңышлы интеграцияләү чаралары турында фикер алыштылар. Шулай ук гражданнар очраша торган юридик һәм социаль мәсьәләләргә кагылдылар һәм аларны хәл итү юлларын карадылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә укытучы-дефектолог Илүзә Әхәтова һәм педагог-психолог Альбина Хатмуллина балаларда сенсор интеграциясен үстерү буенча интерактив практикум үткәрделәр. Педагоглар сенсор интеграциясе бозылу симптомнары һәм киләчәктә моның нинди проблемаларга китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалар һәм ата-аналар белән бергә практик күнегүләр уздырдылар, аларны ата-аналар үзләре өй шартларында куллана ала. Әти-әниләр файдалы мәгълүмат белән белешмәләр алдылар.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә чакырылган экспертлар сыйфатында Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Алабуга районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Косинцева, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Ольга Кашкарова һәм балалар поликлиникасы мөдире Дарина Кузнецова килде.

Экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар дәүләт хезмәтләрен алуның административ регламентлары, пособиеләр һәм ярдәм чаралары билгеләү, өстәмә отпусклар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның эш режимы, дарулар һәм тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, өстәмә белем алу белән бәйле сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International