ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге чорында сәламәтләндерү дәресләре циклы үткәрелә. Өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән физик активлыкны, хәтерне һәм игътибарлылыкны яхшырту өчен күнегүләр башкаралар.

Балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча «Һәркем мөһим» программасын гамәлгә ашыра.

7 октябрьдә һәм 7 апрельдә Россиядә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Әлмәтнең хатын-кызлар консультациясендә бу дата уңаеннан «Стресс һәм аны җиңү юллары» темасына дәрес узды. Чараны «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы үткәрде.

Лаеш районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм учреждение ветераннары Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чарада катнаштылар.

«Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге үзенең ветераннарын котлады. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Боганов та катнашты.

Өлкәннәр ункөнлегендә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә юлларда куркынычсызлыкка багышланган чара узды.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сумкалар бизәү буенча мастер-класс узды. Дәресне декоратив-гамәли сәнгать буенча тәҗрибәле остаз Ләйсән Сабирова үткәрде.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ленар Шакиров һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева социаль хезмәт алучылар янына бардылар. Мәсәлән, алар Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнәвәрә Гобәйдулла кызында кунакта булдылар. Ул гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен «Күңел белән яшьләр – йөрәк белән алтын» күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр. Чараны үткәрүдә «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар булышты.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Участок социаль хезмәте» программасы буенча стажировка мәйданчыгында катнаштылар. Чара Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International