Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр – «Импульс» волонтерлар отряды, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ннән яшьләр, көрәкләр алып, ялгыз картларга ярдәмгә киттеләр.
Бердәм, төгәл һәм оешкан төстә эшләделәр. Кыска гына вакыт эчендә балалар йорт яны территорияләрен, ишегалларын кардан чистарттылар.
Иреклеләр киләчәктә дә мохтаҗ өлкәннәргә, инвалидларга һәм ветераннарга ярдәм итәргә ниятлиләр.