Ата-аналар мәктәбенең чираттагы дәресе Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды. Ул сенсор интеграциягә – балаларның үз-үзләрен тотышы проблемаларын коррекцияләүнең һәм өйрәтүенең төрле нәтиҗәле методларының берсенә багышланган иде.
Укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова катнашучыларны сенсор интеграциясе бозылу билгеләре һәм тактиль, вестибуляр, проприоцептив, ишетү, күрү, ис сизү системалары үсешенә ярдәм итә торган кулай күнегүләр белән таныштырды. Дәрес җанлы диалог, конкрет ситуацияләр, сораулар һәм җаваплар буенча фикер алышу атмосферасында узды.
Чара ата-аналарның балаларының үз-үзләрен тоту проблемаларының сәбәпләрен аңлауларын үстерүгә һәм игътибарны туплауны, мотивацияне, аралашу күнекмәләрен үстерүнең яңа стратегияләре белән танышуга ярдәм итте.