ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 14 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 308 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 128  эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.

21 май көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада Казан шәһәренең "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ, И. К. Кабушкин исемендәге трамвай депосы катнашачак. 

Әлеге дата алдыннан республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре балалар ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан төрле чаралар һәм акцияләр үткәрә.

Яр Чаллының мәшгульлек үзәге  16 майда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Гаилә бәхете серләре" дигән чара узды.

 

Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт күрсәтүче балалар белән төркемле чара уздырды. Ә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кызыклы мастер-класс узды.

 

 

14 майда Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Квалификация үстерү буенча төбәкара агентлык" коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында "Маникюр остасы" һөнәре буенча курслар ачылды.

"Волонтерлар - балаларга" исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 май көнне  Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ышаныч" реабилитация үзәгенә һөнәри-педагогика көллияте студентлары килде.

Май бәйрәмнәре "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булды. Приютка чын күчмә планетарий да килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International