"Волонтерлар - балаларга" исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 май көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ышаныч" реабилитация үзәгенә һөнәри-педагогика көллияте студентлары килде.
Алар юл хәрәкәте иминлеге буенча уен квестын үткәрде һәм балаларга музыка уеннарын бүләк итте.Уен кораллары ярдәмендә балалар музыкаль күнекмәләрен, игътибарлык һәм тырышлык кебек шәхси сыйфатларны үстерә алачаклар.