“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә "Гаилә бәхете серләре"

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Гаилә бәхете серләре" дигән чара узды.

Дүрт гаилә-дүрт тату команда җыелган тамашачыларга үзенең шәҗәрәсе тарихын тәкъдим итте,  үзләренең ата-бабалары, аларның 1939 елгы совет-Финляндия сугышы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы казанышлары һәм батырлыклары турында сөйләделәр. Һәр команда үзенең генеалогик борынгы тарихын күрсәтте, ә Мочковлар гаиләсе хәтта борынгы Русь чорында үз тарихын башлаган кенәз нәселенең фамилияле гербы турында да сөйләде.

Бәйрәмдә үзенең шәҗәрәсен тәкъдим иткән "Здравушка"  конкурстада катнаштылар. Шул уңайдан катнашучыларны сәламләргә генеалогик характердагы запросларны үтәү бүлеге баш архивчысы Рамил Габдрахимов килде. Ул конкурсантлар башкарган эшне лаеклы бәяләде, командаларга җиңү теләде һәм үз иленең, гаилә һәм ерак ата-бабаларыбызның тарихын ничек истә тотарга кирәклеге турында сөйләде.

Матур презентацияләрдән тыш, командалар музыкаль номерлар әзерләде, кулинария сәнгатендә үзләренең казанышларын күрсәтте. Барысы да ныклы, сәламәт гаилә булдырырга мөмкинлек бирүче серләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмнең һәр тамашачысы катнашкан күңелле конкурслардан башка да узмады.

Чара җылы, дустанә шартларда узды һәм "Здравушкага” йөрүче гаиләләр турында видеофильм белән тәмамланды. Анда катнашкан һәркем тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен яхшы кәеф күтәренкелеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International