Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 128  эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 14 маена әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 408, 495, 65, 997 һәм 379 эшсез исәпләнә.

Бу атнада Чистайда эшсез гражданнар саны бераз арткан. Бу шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән 387 кеше исәпләнә, бу узган атнага караганда 3 кешегә күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International