Әлеге дата алдыннан республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре балалар ышаныч телефонын популярлаштыру максатыннан төрле чаралар һәм акцияләр үткәрә.
Кичә Менделеевскиның "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шәһәр урамнарында "Балалар ышаныч телефоны" дигән акция уздырды. Аның максаты - балалар арасында, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр арасында ышаныч телефонының популярлыгын арттыру.
Чара барышында белгечләр Е.Әгъләметдинова, Н.Мәснәвиева һәм М.Лобанова ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Халыкка авыр тормыш ситуациясендә ярдәм итү һәм телефон аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында бәян иттеләр. Шулай ук менделеевлыларга балалар өчен ышаныч телефоннары номерлары һәм мәгълүмат язылган визиткалар һәм буклетлар тараттылар. Акциядә төрле яшьтәге 40тан артык кеше катнашты.
Шул ук көнне Кама Тамагы районының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Без янәшәдә!" дигән сыйныф сәгате үткәрделәр.
Чара барышында укучылар 8 800 2000 122 ышаныч телефоны турында видеоролик карады, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор чыгышын тыңладылар. Шулай ук педагог-психолог балигъ булмаганнарга диагностика һәм шәхси кабул итү уздырды. Сыйныф сәгате ахырында балигъ булмаган балалар мәгълүмати белешмәлекләр алды.