"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр янына йолдызлар һәм планета "килде"

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Май бәйрәмнәре "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булды. Приютка чын күчмә планетарий да килде.

Алар приютның спортзалында урнаштылар һәм зур купол ясадылар. Балалар куполның зурлыгына шаккатты. Аның эчендә төрле йолдызлар, планеталар күрсәттеләр. Балалар Хаббл телескопы  һәм обсерватория эшчәнлеге  белән танышты. Бу чара бик мавыктыргыч һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International