Бүген Халыкара гаилә көнен бәйрәм итәләр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хезмәт күрсәтүче балалар белән төркемле чара уздырды. Ә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кызыклы мастер-класс узды.

Ә Биектау "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә бәйрәм уңаеннан "Гаилә сакчысы" дигән сувенир продукция әзерләү буенча мастер-класс уздырылды. Иҗади чарада "Кояшлы остаханә" һәм "Өмет нуры" клубларының балигъ булмаган әгъзалары катнашты.

Дәрес башында балалар гаилә кыйммәтләре һәм гаилә традицияләре турында белемнәрен киңәйтте, ә соңыннан үз куллары белән оберег-дага ясадылар. Элек-электән дага-өйгә бәхет, уңыш һәм байлык китерә торган талисман булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International