Яр Чаллының мәшгульлек үзәге 16 майда вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Шәһәрнең Тынычлык проспекты, 87/22 нче йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэминитү үзәге эш урыннары ярминкәсе 10 сәгатьтә башлана. Әлеге арада 15 оешмадан вәкилләр катнаша; "Чаллы суднолар йөртү компаниясе" ҖЧҖ, ТР буенча дәүләт теркәве кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Тукай бүлеге, "Кама агросәнәгать комплексы" ҖЧҖ, "Электр транспорты" ҖЧҖ, "Бәхетле балачак" 108 нче балалар бакчасы һәм башкалар.
Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: юрист, инженер, трамвай йөртүче, өлкән шәфкать туташы, кран машинисты, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, ит һәм субпродуктлар тураклаучы, токарь, салучы-төрүче, юл монтеры, кече тәрбияче, йөктөяүче һ.б.
Ярминкәгә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәткә түләү системасы һ. б.).