14 майда Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Квалификация үстерү буенча төбәкара агентлык" коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында "Маникюр остасы" һөнәре буенча курслар ачылды.
Укуга Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юнәлдергән 11 кеше һәм балага өч яшь тулганчы декрет ялында булган бер хатын-кыз кереште. Уку дәвамында курс тыңлаучылар базалы, аппарат маникюры техникасы нигезләренә өйрәнәчәк. Төп программаларга өстәмә рәвештә укучылар тырнак дизайны курсын үтәчәкләр.