Казанның Совет районында вакансияләр мини-ярминкәсе оештырыла

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

21 май көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада Казан шәһәренең "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ, И. К. Кабушкин исемендәге трамвай депосы катнашачак. 

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: автобус, трамвай йөртүче, урам себерүче, здравпункт мөдире, контакт-үзәк инженеры, производство белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча инженер, инженер-электроника, кондуктор, маляр, мастер, күчмә составны юу-җыештыручы, контакт-үзәк операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, механик җыю эшләре слесаре, күчмә составны ремонтлау буенча слесарь-электрик, ашыгыч чакырулар кабул итү һәм эшкәртү буенча белгеч һ.б.

Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13А йорт. Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International