ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

15 май көнне гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү  үзәгендә балалар һәм ата-аналары катнашында спорт бәйрәме үткәрелде.

Бүген "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы 15 гаиләгә, белгечләр, социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган искиткеч бәйрәм оештырылды.

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза.

14 майда Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинга цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчү өчен җиһаз урнаштырылды.

14 май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр   “Дубрава” реабилитация үзәгендә дәваланучылар өчен “9 нчы май  көйләре” исемле зур концерт куйды.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты кыска ремонт эшләреннән соң үз ишекләрен ачты. Хәзер учреждениедә тагын да якты һәм күңелле.

Бүген, 15 майда, без иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

14 майда "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрелде.

 

Бүген, 14 майда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тәҗетдинова гражданнарны кабул итте.

Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә балигъ булмаганнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итү программасы уңаеннан эшләргә теләгән яшүсмерләрне барлый башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International